Алгарыш ни дәрәҗәгә җитте (6+)

30 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен танылган совет балалар язучысы-фантасты Евгений Велтистовның тууына 88 ел тулуга багышланган «Алгарыш ни дәрәҗәгә җитте» дигән әдәби танышу чарасы узды.
Балалар язучының китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды, аның тормыш һәм иҗат юлы турында презентацияне карады, гади тиктормас малай Сергей Сыроежкинга бер тамчы судай охшаш робот Электроник, танылган профессор Громов турында мавыктыргыч вакыйга, шулай ук бәхетле балачак гимнына әверелгән «Приключения Электроника» фильмыннан «Крылатые качели» җыры белән танышты.
Чара интерактив викторина белән тәмамланды, аның барышында балалар китапны бик яхшы белүләрен күрсәтә алды. Теләге булганнар, чара азагында, Евгений Велтистовның «Фантастика» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләре белән танышты. 

Поделиться: